

Иртән Кырым күперендә гадәттән тыш хәл игълан ителгән дигән хәбәрләр таралды. Матбугат чаралары Краснодар крае ягыннан күпернең 145нче терәге тирәсендә җимерелүләр бар, дип яздылар. Вакыйга урынына тиз арада җаваплы хезмәтләр һәм хокук саклау органнары килеп, эш башлаган. Кызганычка каршы, гаилә пары һәлак булган. Наталья Куликка 36 яшь булган, аның ире Алексей Куликка – 40. Аларның 14 яшьлек кызын дәваханәгә озатканнар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Гаилә Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә яшәгән.
Кырым күперен япканнар. Күпернең бер аратасы ишелгән, берсе авышкан.
Водительләр ярымутрауга Русиянең яңа төбәкләре аша барып җитә ала, дип хәбәр итәләр Русиянең Транспорт министрлыгында. Кырым ягулык, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин ителгән, складларда тиешле запаслар бар, дип белдерә җирле властьлар.
Гадәттән тыш хәлдән соң туктап торган тимер юл хәрәкәте яңадан торгызылган. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Кырым башлыгы киңәшчесе Сергей Аксенов Олег Крючков хәбәр итте. Крючков сүзләренчә, тимер юл элемтәсе 8:50 сәгатьтә торгызылган.
Кырым күперендә булган вакыйга – Киев һөҗүме һәм җинаяте. Бу хакта соңрак үзенең Telegram-каналында Кырым Дәүләт Советы башлыгы Владимир Константинов белдерде. Ул күпернең «һөҗүмгә» дучар булган өлеше бары тик гражданлык объекты гына булуын ассызыклады. "Бу террорчыларны беркайчан да туктатмады. Киләчәктә дә туктата алмаячак. Аларны мондый һөҗүмнәр ясауның физик мөмкинлегеннән мәхрүм итү, шулай ук һәр шундый һөҗүм өчен үч алуның котылгысызлыгы гына туктата ала», — дип игълан итте ул.
Теракт нәтиҗәсендә зыян күргән баланы реанимациягә алып килгәннәр. “Үсмер реанимация бүлегендә", — дип хәбәр иттеләр медицина учреждениесендә.
Кырым күперенә 03.05 сәгатьтә Украинаның ике модернизацияләнгән диңгез хәрби пилотсыз аппараты ярдәмендә һөҗүм иткәннәр. Күпернең 145нче терәкләре янында су мотоцикллары җимерекләре табылган. Шулай ук билгеле булганча, вакыйга вакытында Кара диңгез өстеннән күктә Американың MQ-9 Reaper разведка пилотсыз очкычы теркәлгән.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы, lenta.ru