Хәвеф-хәтәр
15 июль 2023, 05:10

Новосибирск өлкәсендә 16 яшьлек үсмерне яшен атып үтергән

Туганын хастаханәгә алып киткәннәр.

Новосибирск өлкәсендә 16 яшьлек үсмерне яшен атып үтергәнНовосибирск өлкәсендә 16 яшьлек үсмерне яшен атып үтергән
Новосибирск өлкәсендә 16 яшьлек үсмерне яшен атып үтергән

 Бу турыда Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән хәбәр иткәннәр.

Вакыйга 13 июль көнне Болотнин районы Александровка бистәсе янындагы урманда була. Яңгыр башланган вакытта мәктәп укучылары авыл сыерлары көтүен көткән булганнар. Район хакимияте башлыгы Олег Королев әйтүенчә, яшенле яңгыр ява башлагач егетләр шалашка яшеренгәннәр һәм смартфоннарын алганнар... Һәм шул вакыт ышык урынга яшен суккан. Тикшерүчеләр фаразынча исә, 13 һәм 16 яшьлек малайлар көчле яшеннән урманда агач астында яшеренгәннәр, һәм аңа яшен суккан. Сугудан иптәшләренең олысы урында ук үлә, аның дустын "ток белән зарарлану билгеләре"белән хастаханәгә салалар.

малайлар, әниләре вафат булганнан соң, әниләренең сеңлесендә тәрбияләнгән булган. 

Чыганак: tatpressa.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас