Хәвеф-хәтәр
14 июль 2023, 06:39

Европага "Цербер" килә

Ул Русиягә яныймы?

Европага "Цербер" киләЕвропага "Цербер" килә
Европага "Цербер" килә

"Цербер" антициклоны урнашуы сәбәпле якын көннәрдә Европада кайнар эсселек урнашачак.
Фаразларга ярашлы, Испания, Франция, Греция, Хорватия һәм Төркиядә һава температурасы 40 градуска кадәр җитәчәк. Италиядә исә 48,8 градустан артуы ихтимал. Бу күрсәткеч - моңа кадәр Европада булган иң югары һава температурасы.
Италиянең ун каласында антициклонга бәйле хәвефнең "кызыл" дәрәҗәсе игълан ителгән. Галимнәр раславынча, глобаль җылыту әле Европада күзәтелгән кайнар эсселәр ихтималлыгын арттыра.
Русиягә яныймы мондый эсселек? "Фобос" үзәгенең әйдәүче белгече Михаил Леу бәяләвенә караганда, безнең илдә Европадагы сыман аномаль эсселек булмаячак. Якын атналарда Русиянең үзәк өлешенә 30 - 40 градуслы эсселәр янамый. Ә менә Европада климатның глобаль үзгәрешенә бәйле эссе һава торышы озак вакытка урнашачак.

Фото:sportishka.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас