Хәвеф-хәтәр
14 июль 2023, 06:08

Өч район һәм ике шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Анда күптәннән инде чүп чыгарылмый. 

Башкортстанда «Дүртөйлимелиоводстрой» төбәк операторының хезмәт күрсәтү зонасына кергән кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Тиешле указга республика башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Анда Краснокама, Яңавыл, Тәтешле районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә каты коммуналь калдыклар чыгаруны туктату аркасында җирле халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч туган, йогышлы авырулар үсеше куркынычы бар дип күрсәтелә. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының көчләре һәм чаралары югары әзерлек режимында булырга тиеш. Гадәттән тыш хәл режимы махсус боерыкка кадәр гамәлдә булачак. Исегезгә төшерәбез, «Дүртөйлимелиоводстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне БРның 2нче эшчәнлек зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы статусыннан мәхрүм иттеләр.

Әлеге компания эшчәнлегенә халыкта һәм күзәтчелек органнарында күп тапкырлар сораулар туган иде. Бу яз Росприроднадзор «Дүртөйлемелиоводстрой» эшчәнлеге зонасында урнашкан  каты коммуналь калдыкларның биш полигонында 30дан артык хокук бозу очрагын ачыклаган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас