

Учалы районында зур янгын өч гаиләне тораксыз калдырган. 13 июль көнне көндез Октябрьский авылында Яшел урамындагы хуҗалыкларның берсендә каралты-кура яна. Янгын турында соң хәбәр итү һәм көчле җил аркасында ут тиз арада күрше йортларга күчә, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Янгын нәтиҗәсендә ике йорт шактый зыян күргән, шуларның берсе – ике фатирлы, 4 мунча, 4 абзар, 2 гараж, келәт, утын, түбә, күгәрчен кетәклеге һәм җәйге йорт. Бе сәгатьтән янгынны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли, янгынның сәбәбе билгеләнә.
Чыганак: bashinform.ru