Хәвеф-хәтәр
13 июль 2023, 06:51

Табигый янгыннар һаман дөрли әле (ВИДЕО)

Авылларда чыга күрмәсен инде янгыннар. 

Матбугат чаралары аша күпләр бу атнада республикада табигый янгыннар дөрләве хакында белми калмагандыр.

13 июль иртәсенә Башкортстан территориясендә 422 га мәйданда биш урман янгыны гамәлдә булуы билгеле. Шуларның дүртесе 421 га мәйданда локальләштерелгән, 1 га мәйданда тагын бер янгын чыганагы локальләштерелгән. Урман янгыннарын сүндерүгә 297 кеше һәм  68 берәмлек  техника җәлеп ителгән.

Моңа кадәр Зилаер районында 2,3 га мәйданда чыккан урман янгыны сүндерелгән. Шулай ук күчмә янгыннар да теркәлгән. Болар: Күгәрчен районының Кызыл Биргән торак пункты тирәсендә.

Белорет районында 320 га мәйдандагы урман янгыны. Аны сүндерүгә 190 кеше һәм 45 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме (бу төркемгә 68 кеше, 8 берәмлек техника, беспилотниклы җиңел машина, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Барзайкин В.В. кергән).

Белорет районындагы урман янгынын сүндерүгә Урман хуҗалыгы, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, район хакимияте көчләре һәм чаралары,  һаваның пычраклыгын бәяләр өчен  БРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалының лабораториясе, җирле халык белән эшләр өчен Белорет районы эчке эшләр бүлегенә Башкорт сода компаниясеннән бульдозерлар җәлеп ителгән. Янгынны сүндерүдә 35 махсус өйрәтелгән волонтер  катнаша. Азнагул һәм Үзән  авылларын янгын таралудан саклар өчен Сәрмән авыл советы биләмәсе һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре юнәлтелгән. Гәзиткә кул куйганда янгын әле гамәлдә иде.

Бөрҗән районында Кагы торак пунктыннан 10 км ераклыкта урнашкан  Башкорт дәүләт табигый тыюлыгында да 60 га мәйданда янгын чыккан. Аны сүндерүдә 75 кеше катнаша (35 инспектор, 40 волонтер) 8 берәмлек техника җәлеп ителгән.

2023 елда янгын хәвефе югары булган чор башыннан алып республикада  1873, 26 га мәйданда барлыгы 126 табигый янгын учаклары теркәлгән.

12-13 июльдә гомум алганда 6,681 га мәйданда 14 урында коры үлән яну  очраклары ачыкланган. 2023 елда  барлыгы 1387,9285 га мәйданда 1302 коры үлән янгыннары теркәлгән.

Бу көннәрдә 40 градуслык эсселәр һәм көчле җил дә табигый янгыннарны сүндерүне катлаулаштыра.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас