

Башкортстанда көннәр эссе тору сәбәпле, елгаларда батып үлүчеләр күбәйгән. Үткән атнада гына республикада 25 фаҗига теркәлгән. Һәлак булучылар арасында балаларның күп булуы җанны әрнетә.
Шушы көннәрдә генә Караидел районында 14 яшьлек кыз бала, Учалы районында 14 яшьлек үсмер егет батып үлгән.
Су керү мизгеле 1 июньдә башланды һәм шул вакыттан алып 51 кеше якты дөня белән хушлашкан. 13 кешене суга баткан вакытта коткарганнар. Быел суга батып үлүче балаларның саны былтыргы ел белән чагыштырганда 4 тапкырга арткан. Шунсы кызганыч: балалар су керергә әти-әниләре белән барган очракта, олылар яр буенда исерткеч эчеп утырып кала, балалар еракка йөзеп кереп китәләр һәм яңадан йөзеп чыгарга хәлләре җитми.
Республикада әлеге вакытта су коену өчен халык яратып йөрегән 470 популяр урыннар табылган. Анда пляжлар булырга тиеш, ди коткаручы. Республика җитәкчесе икенче елга тагын 200 пляж ачарга боерды. Без пляжлар саны буенча Идел буе федераль округында 1 урындабыз. Икенче, өченче урынны алучыларның төбәктә су керү өчен махсус җиһазландырылган 70 кенә пляжы бар.
Коткаручылар киңәше
Су бата башлаган кешене ничек коткарырга?
Әгәр суга батучы кеше сезне үзе белән сөйри башлый икән, суга чумыгыз, су астында ул сезне җибәрәчәк.
Үзегезнең көчегезгә ышансагыз гына, суга баткан кешегә ярдәмгә ташланыгыз. Сез аны коткара аласызмы? Әгәр көчегез җитми икән, ярдәмгә башка кешеләрне чакырыгыз.