

Агыйдел елгасының күләме куркыныч дәрәҗәгә кадәр төшеп җиткән. Русия Гидрометүзәгенең гидрологик күзәтүеннән соң шулай дип белдерделәр. Хисаптан күренүенчә, Уфа, Шакша, Бөре территорияләрендә елга аеруча нык саеккан.
Белгечләр фикеренчә, Агыйделнең саегуына аномаль эсселек һәм корылык сәбәпче.
Республикада 10 июль тарихка иң кызу көн булып кереп калды. Уфа-Дим аэрологик станциясендә һава температурасы плюс 39,4 градуска җитте. Абсолют максимум 2020 елда теркәлгән булган: ул вакытта һава температурасы плюс 35 градус тәшкил иткән. Фаразларга караганда, киләсе көннәрдә Агыйдел елгасында үзгәрешләр көтелми.