Хәвеф-хәтәр
12 июль 2023, 13:40

Иң көчле янгынны туктата алганнар

Ут агач башларыннан тарала башлаган.

Андрей Иванюта/vk.comАндрей Иванюта/vk.com
Фото:Андрей Иванюта/vk.com

Белорет районының Үзән урманчылыгында урманның агач башларындагы янгынны  туктатуга ирешелгән.  Бу хакта республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, көчле җил аркасында ут, тәүлек эчендә агач башларына күчеп, зуррак көч белән таралган иде, ялкын 320 гектар мәйданны ялмап алган. Янгынга якын урнашкан торак пунктларга, Азнагул һәм Катарышка ут таралу куркынычы янаган. Шуңа күрә районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында Карар кабул ителде.

"Әле генә  вертолеттан төштек, без янгын урыннарын югарыдан күзәттек. Төтен таралган урыннар да, ачык янгын да күренә. Янгын түбәндә.   Шулай шатланырга иртәрәк әле, чөнки бүген көчле җил исә", – дип билгеләп үтте урман хуҗалыгы министры.

Хәзер янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының аэромобиль төркемнәре, җирле янгын сүндерүчеләр, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм ирекле хезмәткәрләр сүндерә. Белорет районы хакимият башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Сергей Ляпин сүзләренчә, урында 200 кеше һәм 50 берәмлек техника эшли.

Марат Шәрәфетдинов сүзләренчә, урманның яну сәбәбе юк, чөнки янгын чыганагы тайгада урнашкан, анда туристлар булмый. Янгын чыккан көнне яшенле яңгыр ява, аннан соң Белорет районында бер үк вакытта өч янгын  ачыклана: икесе Үзән урманчылыгы кварталында һәм берсе Башкорт дәүләт тыюлыгында.

Хәзерге вакытта Азнагул һәм Катарышка янгын таралу куркынычы юк. Шулай да торак пунктлар янында минеральләштерелгән полосаларны өстәмә рәвештә сөреп чыгу оештырылган. үткәрелә.

"Барлык көчләр янгынны туктатуга, территорияне сөреп чыгугы ташланды. Янгын чыганагына  барып җитү  читен, техника һәр җирдә дә үтә алмый. Шуңа күрә хәзер урманчылар белән уртак координацион эш үткәрелә. Алар утны туктату юлларын эзлиләр", – дип сөйләде Сергей Ляпин.

Шул ук вакытта социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итүенчә, Роспотребнадзор атмосфера һавасын өч ноктада: Үзән, Сәрмән һәм Азнагул   авылларында  – пычраткыч матдәләр күләмен билгеләү өчен үлчәгән. Азот диоксиды, углерод оксиды, аммиак, күкерт диоксиды, азот оксиды күләме рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артмый. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас