Хәвеф-хәтәр
12 июль 2023, 06:21

Алты яшьлек малай акылдан язган

Сәбәбе бик куркыныч.

kurer-sreda.rukurer-sreda.ru
Фото:kurer-sreda.ru

Омскида алты яшьлек малай әнисе аның күз алдында әтисен үтергәннән соң акылдан язган. Хатын-кызга карата "Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү"маддәсе буенча тагын бер җинаять эше кузгатылган.

 Вакыйга Яңа ел алдыннан Омск районында Үзәк урамда булган. 44 яшьлек хатын 59 яшьлек ире белән талашып, аны үтерә. Бу фаҗигане аларның  улы күзәтеп торган. Шул вакытта хатын-кызга карата "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла һәм ул кулга алына.

Ярты елдан соң суд-психологик экспертиза малайда психик авыру – эмоцияләр һәм тәртипнең катнаш бозылуы – барлыкка килүен ачыклаган. Ана кешегә карата икенче – “Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү”  маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә өчен максималь җәза – 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү – каралган.

Шулай шул, бала күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң – уала, дип юкка әйтмәгәннәр. Психика да бик нечкә “әйбер”, балаларныкы аеруча, аны тетрәнүләрдән сакларга кирәк. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас