

Кичә, 10 июльдә, республикада биш кеше батып үлгән. Бу хакта республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итәләр. Су корбаннары арасында 14 яшьлек ике яшүсмер бар. Аларның берсе Учалы районы Ураз авылында су коенганда һәлак була. Икенчесе Караидел районында баткан. Аның белән су коенган егетләр кызның суга чумып, кире чыкмаганын сөйләгәннәр. Балаларның гәүдәләрен водолазлар тапкан. Ике бәхетсезлек очрагы да "кыргый" пляжларда булган. Олылар белән дә шул ук хәл. Барлык вакыйгалар су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда теркәлгән. 1963 елда туган хатын-кыз Калтасы районы Яңа Тукран авылындагы буада батып үлә. 1964 елда туган ир-ат Краснокама районы Яңа Бөртек авылының Тиз Танып елгасында батып үлә. 2000 елда туган яшь кеше Кандра-куль күлендә һәлак булган. Аны водолазлар эзли.
Чыганак: bashinform.ru