

Кичә матбугат чараларында Әбҗәлил районының Хәмит авлының Тынычлык урамында коточкыч янгын чыккан – өч хуҗалыкта агач йортлар һәм каралты-куралар янган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына ирекле янгын сүндерү командасы килә. Янгынны сүндерүдә барлыгы 20дән артык кеше һәм 7 берәмлек махсус техника катнашкан.
Иң мөһиме – каза күрүчеләр юк. Янгынны сүндерү биналарның тыгыз урнашуы һәм көннең җилле булуы аркасында катлаулашкан. Соңрак янгын сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече ачыклаячак.
Бер ихатада янгын бүрәнә йортны, мунчаны, җәйге аш-су бинасын, абзарны, УАЗ машинасын һәм тракторны юк иткән;
икенче хуҗалыкта бүрәнә йорт, мунча, җәйге аш-су бинасын, УАЗ машинасын һәм абзарны көлгә әйләндергән;
өченче ихатада бүрәнә йорт, мунча, абзар янып беткәннәр.
Бигрәк эссе һәм җилле көн булды шул кичә... Йортларын югалткан гаиләләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын. Бик авыр һәм кыен хәл. Көннәрдән беркөнне бар нәрсәң дә көлгә әйләнсен әле...
Чыганак: bashinform.ru