Хәвеф-хәтәр
10 июль 2023, 13:53

Урманда янгыннар дөрли

Башкортстанда 111 гектардан артык мәйданда җиде урында урман янгыннары дәвам итә

Урманда янгыннар дөрлиУрманда янгыннар дөрли
Урманда янгыннар дөрли

. Белорет районында өч урман янгыны, Күгәрчен, Белорет, Зилаир һәм Бөрҗән районнарында 60,8 га мәйданда 4 урында янгынны сүндерүгә ирешкәннәр. Белорет районындагы Үзән авылы янында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме: 33 кеше һәм 5 берәмлек техника составында Башкортстанның ЧС буенча Дәүләт комитеты белән бергә эшли. Янгынны сүндерүгә Башкортостан Дәүләт комитетының ЧС буенча Ка-32 янгын сүндерү-коткару вертолёты җәлеп ителгән. 200 тоннадан артык күләмдәге 58 су сибелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәре Алинә Кудряшова Башкортстан Республикасы идарәсе үзәгендә туры эфирда оператив хәлләр турында сөйләде. Нечкәлекләре - видеода.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас