

Эссе һава торышы башлану сәбәпле, республикада 111,3 гектар мәйданда 7 урман янгыны теркәлде. Шуның 61 га мәйданда 4 урман янгыны Белорет районына туры килә. Аларның иң зурысын сүндерүгә Үзән участок урманчылыгында республика Урман хуҗалыгы министрлыгының урман янгыннары формированиеләре, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Баш идарәсе аэромобиль төркеме, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары юнәлтелгән. Моннан тыш, профессиональ бүлекчәләр белән беррәттән җирле халык һәм волонтерлар да зур ярдәм күрсәтә. Урында оператив штаб җәелдерелгән. Торак пунктларга куркыныч юк. Гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитетының Ка-32 вертолеты авыр үтеп була торган янгын учакларына су агыза. Барлыгы 200 тоннадан артык күләмдәге 58 сбросны гамәлгә ашырдылар. Бүген тагын 120 тонна су сибәргә планлаштырабыз. Эшне дәвам итәбез. 2023 елның янгын мизгеле башоаннаннан соң республикада 121 урман янгыны теркәлде.