

2023 ел башыннан, рәсми мәгълүматлар буенча, Башкортстанда 34 кеше батып үлгән. Чагыштыру өчен: узган ел шундый ук чорда сулыкларда 18 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында. “Кемдер су коену рөхсәт ителмәгән пляжда су кергән, кемдер исерек килеш су коенган. Батып үлүчеләр арасында өлкәннәр карамагыннан башка су коенган балалар да бар”, — диләр ведомствода. Бу җәйдә республикада 143 пляж аттестация узган. 2022 ел белән чагыштырганда бу 17гә күбрәк. Димәк, өстәлгән су коену урыннары хәвефсез, ул пляжларның суын һәм төбен тикшергәннәр.
Кичә кичен, мәсәлән, башкаланың бердәм диспетчер хезмәтенә «Биатлон» спорт-сәламәтләндерү комплексы районында бер ир-атның батуы турында мәгълүмат килде. Вакыйга урынына шәһәрнең гражданнарны саклау идарәсенең Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп җиткән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче, шаһитлар зыян күрүчене судан чыгара алганнар. Коткаручылар һушын югалтып өлгергән ир-атны ашыгыч ярдәм машинасына кадәр озаталар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат исерек хәлдә булган.
Гомумән алганда, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чаң кага: кичә, 7 июльдә, ике сәгать эчендә ике кеше батып үлгән. Бер очрак Сибай шәһәрендә теркәлгән. Бакчалар тирәсендәге Худолаз елгасыннан 1990 елда туган һәлак булган ир-атның гәүдәсен чыгарганнар. Берникадәр вакыттан соң Дүртөйле районыннан хәбәр килә, анда Иванай авылындагы буадан 1990 елда туган тагын бер ир-атның гәүдәсе чыгарганнар.
Чыганак: bashinform.ru

