

Аю итен авыз иткән 11 русияленең агулану сәбәбе – трихинеллез паразитар авыруы. Бу хакта Роспотребнадзорда хәбәр итәләр.
Ведомствода сөйләүләренчә, төбәктә хуҗалыклар буйлап йөриләр – Роспотребнадзор белгечләре тагын кем аю ите ашаганын ачыклый.
“Поселокта аю итен ашаган, әмма бернинди клиник билгеләре булмаган кешеләр артыннан күзәтү билгеләнгән. Роспотребнадзорның Забайкалье крае буенча идарәсе халыкка Каларский районының Куанда станицасында атылган аю итен ашауларын һәм медицина ярдәме таләп ителсә, бу хакта яшермәүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә”, – диләр ведомствода.
Моңа кадәр аю ите ашаганнан соң алты кешегә гопитализация таләп ителгән дигән хәбәр билгеле булды. Тагын өч кеше өйләрендә дәвалана. Дәваханәгә эләккәннәрне Забайкальеның башкаласы Читага күчерергә дигән карар кабул ителгән.
Белешмә. Трихинеллез – паразитар авыру, ул югары тән температурасы, мускул авыртулары, йөз шешенүе, тән тиресенә тимгелләр чыгу, ә чир катлауланганда исә эчәклек ялкынсыну, өзлегүләр барлыкка килү белән билгеләнә.
Чыганак: lenta.ru