Хәвеф-хәтәр
3 Июля 2023, 16:53

Эте 14 яшьлек үсмернең борынын тешләп өзгән

Хайваннар еш кына котырып китәргә мөмкин шул...

Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.

БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә  республика клиник балалар дәваханәсенең йөз-яңак хирургиясе бүлегенә йөзе шактый җәрәхәтләнгән 14  яшьлек малайны китерүләрен язып чыккан. Аның сүзләренчә, үсмергә эте ташланган, маэмай малайның борынының ¾ өлешен өзеп алган, өске ирене дә нык яраланган. Хирурглар малайга танавын тергезү буенча катлаулы операция ясаган. Әлеге вакытта медиклар укучының хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

“Республика клиник балалар дәваханәсе табиблары малайның өске иренен һәм борынын тергезү буенча реконструктив-пластик операция ясадылар, нәтиҗәдә аның йөзенең анатомиясен тулысынча тергезүгә ирешелде”, – дип билгели чиновник.

Хастаханәдән чыккач, малайны Мәскәү үзәк стоматология һәм йөз-яңак хирургиясе фәнни-тикшеренү институтына җибәрәчәкләр. Анда аңа тагын бер пластик операция  ясаячаклар, дип вәгъдә биргән ведомство башлыгы.

Айрат Рәхмәтуллин балалар белән йорт хайваннары агрессиясе турында кисәтеп профилактик әңгәмәләр үткәрергә киңәш иткән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас