

Уфа полициясе исерек шоферны тоткарлаган. Ул бер көн эчендә 27 тапкыр тизлекне арттырган. Берсендә хәтта сәгатенә 225 км тизлек белән йөргән. Әлеге водительнең агрессив йөртүе турында полициягә битараф булмаган гражданнар хәбәр иткән.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тәртип бозучының хәрәкәт маршрутын күзәтеп, аның җиңел машинасын башкала урамында туктатканнар. Оренбург өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек ир-атның аек түгеллеге дә ачыкланган.
Ачыкланганча, ир – ат үз машинасына ялган дәүләт номерлары куйган, ә гамәлдәгеләрен багажникка яшергән. Шулай ук тоткарланганчы бер сәгать элек ул Баязит Бикбай урамында бер машина белән дә бәрелешкән, ә аннары авария урыныннан качкан.
Барлык ачыкланган хокук бозулар буенча полиция хезмәткәрләре административ протоколлар төзегән, алар якын арада судта каралачак. Исерек водительнең чит ил машинасы махсус тукталышка урнаштырылган.