Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2023, 15:40

Хатыны хәмер эчүне тыйган

Ире аптырап тормаган, корвалол эчкән...

Мәскәүнең Перово районында яшәүче 66 яшьлек ир хатыны аңа хәмер эчәргә тыйганнан соң дәваханәгә эләккән. SHOT Telegram-каналы язуынча, хатыны ирен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күндереп маташкан. Фатирда ул иренә спиртлы эчемлекләр эчүне тыйган.

Ире хатынын тыңлаган, әмма  начар гадәте  көчлерәк булып чыккан. Хуҗабикә йорт эшләре белән булашканда ул өйдә булган спиртлы чаралар эзли башлаган. Пенсионер күзенә корвалол (1 тамчы бу препарат составында 0,022 грамм саф этил спирты бар) чалынган.

Иргә бу ошап киткән, күрәсең. Ул ара-тирә аптечкада чокына  да, йөрәк тамчыларын тамыза икән. Әмма көтмәгәндә ирнең хәле китә. Ашыгыч ярдәм аны дәваханәгә алып китә. Табиблар аңа “барбитуратлар белән агулану” дигән диагноз куйган.

Полиция хезмәткәрләрен бу хәл кызыксындырган. Алар ир белән хатыннан сорау алган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас