Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2023, 14:53

Елан тешләгәч, аракы белән дәваланган

Аракы ул күпләр өчен универсаль дару инде...

vladimir.bezformata.comvladimir.bezformata.com
Фото:vladimir.bezformata.com

Мәскәүнең Люблино районында яшәүче  ир үз-үзен дәвалап маташканнан соң хастаханәгә эләккән. Елан  тешләгәннән соң ир өч көн аракы белән дәвалаган.

Ирне елан дачада ял иткәндә тешләгән. Моннан соң ул   мөмкин кадәр күбрәк хәмер эчәргә уйлаган, ир фикеренчә, көчле алкоголь елан агуының йогынтысын нейтральләштерергә тиеш булган. Әмма югары тән температурасын, тын кысылу һәм чамадан тыш тирләү кебек билгеләрне ул җитди кабул итмәгән.   

Бары тик коллегалары гына аны дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән. Бу вакыткан елан тешләгән урында тән тукымалары үлә башлаган. Терапевтка барганнан соң, ирне ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас