

Ишембай районының Әхмәр авылында бертуган малайлар өлкәннәрсез генә урмандагы акланга киткән. Анда малайларга йорт балк кортлары күче һөҗүм иткән. Балаларны бал кортлары бик нык чаккан. Сигез яшьлек малай өйгә йөгереп кайтып, абыйсының урманда калуын һәм кайтып җитә алмавын әйткән. Малайларның әтисе белән туганы тиз генә акланга барып, баланы бал кортлары әсирлегеннән азат итә.
Малайларны авылдагы медпунктка алып киләләр. Беренче ярдәмне күрсәткәч, аларны ашыгыч ярдәм машинасында Стәрлетамак балалар дәваханәсенең реанимация бүлегенә илткәннәр.
“Малайларны коткару безнең командабыз профессиональлеге һәм тәҗрибәле табибыбыз, үз эшенең белгече Григорий Максимович Саарян ярдәме белән мөмкин булды”, – диләр дәваханәдә. – Реанимациядә малайларның тәннәренең ачык урыннарыннан, кул-аякларыннан, йөзләреннән, колакларыннан һәм чәч араларыннан 465 бал корты угын алдылар”.
Балалар әле табиблар күзәтүе астында, аларның хәле, шөкер, яхшыра, сәламәтлекләренә берни янамый. Дәвалау дәвам итә.
Чыганак: bashinform.ru