

Чиләбедә балалар бакчасында сифилис ачыкланган. Венерик авыруны тәүдә бер хезмәткәр хатында ачыклаганнар һәм ата-аналардан моны яшерергә теләгәннәр, әмма соңыннан, ата-аналар фикеренчә, балалар арасында да чир йоктыру очрагы ихтимал булган.
Ата-аналар сөйләвенчә, көннәрдән беркөнне алардан сәбәбен аңлатмыйча балалардан анализ алуга ризалык кәгазенә кул куюны сорганнар. Һәм балаларның берсендә чир ачыклану куркынычы барлыкка килгәч кенә, ата-аналарга актлар залында узган ашыгыч җыелышта барысына да тиз арада антибиотиклар эчәргә киңәш иткәннәр. Нәрсәдән дәваланырга икәнен медицина хезмәткәре ахыргача әйтәсе килмәгән, әмма ата-аналар басымы астында ул “венерик ЧП” турында хәбәр итә.
Билгеле, сифилисны җенси генә түгел, көнкүреш юлы белән дә йоктырырга мөмкин – балалар чирне авыру өлкәннәр белән тыгыз элемтә нәтиҗәсендә йоктыра ала. Ата-аналар сүзләренчә, чир йоктыручылар күбрәк булырга да мөмкин – әле балалар бакчасының хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрен медиклар тикшерә. Балалар бакчасындагы хәлне Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин үз контроленә алган.
Эмоцияләр шулкадәр кайный ки, ни әйтергә дә белмәссең...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.