Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2023, 08:15

Юл кагыйдәсен бозганнар

Уфада велосипедчы балалар юлда куркыныч хәл тудырган.

privadmin.ruprivadmin.ru
Фото:privadmin.ru

Уфадан Ырымбур трактында юл-транспорт һәлакәтләре полкының шәһәр хезмәткәрләре автомобильләр агымында йөрүче балалар-велосипедчылар төркемен күреп калганнар. Яшүсмерләр үз тормышларын куркыныч астына куеп, җанлы хәрәкәт булган магистральдә куркыныч хәл тудырып, беренче категорияле юлга чыкканнар.

Юл-патруль  хезмәте  инспекторлары - полициянең өлкән лейтенанты Азат Ваһапов һәм полиция лейтенанты Павел Алешкин-юлда балаларны ялгыз калдырмаганнар. Яктылык һәм тавыш сигналлары куелган патруль машинасы аларны иң якын юл чатына кадәр озата барган.

Полиция хезмәткәрләре балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу рөхсәт ителмәвен аңлатканнар, чөнки бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Профилактик әңгәмәдән соң  велосипедчы балалар хәрәкәт өчен хәвефсез юл буенча үз юлларын дәвам иткән.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас