Хәвеф-хәтәр
26 июнь 2023, 17:34

Үсмер үзенә кул салырга теләгән, әмма кире уйлаган

Хәзерге яшьләрне аңлавы читен шул...

sportishka.comsportishka.com
Фото:sportishka.com

Мәскәүдә яшәүче тугызынчы сыйныф укучысы төп дәүләт имтиханын тапшыргач, үзенә кул салып маташкан. Имтиханнардан әти-әнисе үсмерне Санкт-Петербургка да алып барган, тик, күрәсең, бу булышмаган.

Ял көннәрендә 16 яшьлек үсмер өйдә булган. Иртәнге тугызларда ул әнисенә күңеле болгануга зарланган, аннары, беркем ишетмәгәндә, үзенә үзе ашыгыч ярдәм чакырткан. Медиклар укучы малайны дәваханәгә алып киткән. Дәваханәгә барышлый ул фельдшерга үзенә кул салырга теләвен, әмма кире уйлавын сөйләгән. Егетне коткарып калганнар, ада “дарулар белән кискен агулану” диагнозы куелган.

Малай тулы, әйбәт гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе сүзләренчә, малай дуслары белән Петербургта рәхәтләнеп ял иткән, күңел ачкан. Үсмер проблемалы-фәлән түгел, ары-бире хәмер эчеп тә тотылмаган. Бу кылыкка аны нәрсә этәргәнен ачыклыйлар.

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас