

“Табибларның исе китә”: Приморьеда муенына гарпун кадалган, хатынның нибары йөз нервысына зыян килгән. Ул үз аңында һәм вакыйга урынында ук полицейскийлар белән аралашкан.
Дачадагы “разборкалар”да каза күргән Нина сөйләвенчә, табиблар аны күлмәктә туган дип саный: фото бик куркыныч күренсә дә, аның бер мөһим әгъзасы да зыян күрмәгән. Муенындагы гарпунны алганнар һәм бу атнада ук дәваханәдән чыгарырга вәгъдә биргәннәр.
Шулай ук туганнары утлы коралдан каза күргән ирне дәвалауга акчалар җыюны игълан иткән. Тәненең 60 проценты пешкән ир реанимациядә.
Трудовое поселогында күршеләр коралланган ирнең аларның электр энергиясен урлавы өчен тиргәшеп киткән. Котырынган ир башта күршеләрен утлы корал белән куркыткан, аннары баллончик сиптергән, ахырда мылтыктан аткан – гарпун аның муенына ашадан-аша үтеп, кадалган.
Һөҗүм итүче ир тоткарланган. Аңа карата "Аеруча рәхимсез, куркыныч ысул белән ике кешене үтерергә омтылу" маддәсе буенча җинаять кузгатылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.