Хәвеф-хәтәр
25 июнь 2023, 13:29

"Вагнер" колоннасында меңнән артык техника булган

Шимбә иртән торуга илдәге хәлләрдән  чәчләр үрә торырлык  иде. 

cityreporter.rucityreporter.ru
Фото:cityreporter.ru

Кичә, шимбә көнне, Воронеж аша гомумән алганда “Вагнер” шәхси хәрби компаниясенең меңнән артык берәмлек техникасы Мәскәү ягына юлланган булган. Башкалага табан хәрәкәт иткән техника санын үзенең Телеграм-каналында Baza язып чыкты.

Басма мәгълүматы буенча, төнге сәгать уникеләрдән соң, 24 июньдә, Воронеж өлкәсе чиген техниканың беренче колоннасы үтеп кергән. Бу колоннага 350 берәмлек техника кергән, шулар исәбендә 9 танк, 4 “Тигр” бронеавтомобиле, пушка, “Град” залп утының реактив системасы, дистәләгән йөк машиналары, йөзләгән биңел машиналар. Baza билгеләвенчә,  нәкъ шушы колонна М-4 “Дон” трассасының 590нчы километрында властьлар корган төзелеш һәм йөк техникаларыннан торган киртәне җимергән.

Соңрак, иртәнге 5ләрдә Воронеж өлкәсенә моңардан да зуррак – якынча 375 берәмлек  техникадан торган колонна кергән. Ул Русиянең Оборона министрлыгына караган хәрби аэродром урнашкан Бутурлиновка шәһәренә юлланган.

Ике сәгатьтән соң төбәк чиген тагын бер колонна  кисеп кергән. Ул 100ләп техникадан торган. Колонна составына  өч танк, ике зенит орудиесе кергән. Дүртенче колонна 212 берәмлек техникадан торган. Ул Воронеж территориясенә  иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә кергән.

Булмый калган коралланган фетнә алдыннан ниләр булганын ишеткәнсездер инде. 23 июнь кичендә “Вагнер” башлыгы Евгений Пригожин  Русия хәрбиләрен компаниянең тылдагы лагерьларена ракетадан аткан дип гаепләде. Моннан соң ул  көч кулланырга  һәм “Вагнер” хәрбиләре юлына каршы төшкән һәркемне юк итәргә вәгъдә бирде. Соңрак Федераль хәвефсезлек хезмәте Пригожинны  коралланган фетнә оештыруда гаепләп, җинаять эше кузгатты. Соңрак “Вагнер” сугышчылары Дондагы Ростовта пәйда булды, соңрак аларның техникасы колонналарын Мәскәүгә табан китеп барганын күргәннәр. Илнең кайсыбер төбәкләрендә контртеррористик операция режимы игълан ителде. 

Чыганак: lenta.ru 

Читайте нас