+24 °С
Яңгыр


Омск укучысы өендә компьтерына үзе ремонт ясарга тырышканда токка сугылып үлә.
Бәхетсезлек очрагы пәнҗешәмбе көнне Омск шәһәрендә була. Әнисе ниндидер тавыш ишетеп, бүлмәгә кергәч, 16 яшьлек улын үле килеш таба-аны ток разряды үтергән була.
"Тикшерү версиясе буенча, бала компьютерны энергия чыганагыннан өзмичә, аны үзлегеннән ремонтларга тырышкан, кыска вакытлы тоташу нәтиҗәсендә үлемгә китерүче ток бәрелеше булган", - дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.