

Яз җитсә, Рәсәйдә бер проблема: юллар. Кыш көне чокыр-чакырлар алай сизелми үзе, кар аларны үзе ямап тора, әмма кар эреп бетү белән тишек юллар проблемасы яңадан калкып чыга, кайбер юл участокларында чын мәхшәр башлана. Юлларның начар булуы машина йөртүчеләргә – үзе бер бәла, йөрәк ярасы. "Шартлаткыч миналар куелган басудан барабыз диярсең...", "Чокырлар аша "сикереп" йөри-йөри машинамның бер төзек җире калмады" дигән ах-зарларны шоферлардан аеруча еш ишетергә туры килә. Аңларга да була инде үзләрен: шактый зур суммага кредитлар түли-түли алган автомобилеңне һич кенә дә начар юлларда йөреп сафтан чыгарасы килми шул... Бер авыл абзыеның сүзләре искә төшә. "Эх, теш кенә булса, акчасын үзем түләп булса да яматыр идем, ташны яматырлык акчам юк шул", - дигән ди ул, совет чорында хәтәр затлы булган тимер атын жәлләп. Чит ил машиналарында җилдерүчеләр ниндирәк сүзләр белән үтә икән мондый урыннарны?
Теш ямаучылар булган кебек, юл ямаучылар да бар бит инде юкса.
Республика белән идарә итү үзәгенә килгән жалобаларның, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге нәрсәгә кагылышлы дип уйлыйсыз? Әлбәттә, юлларга. Халык чокырларны ямау, күмү, килү сорап яза. Бу атнада Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә дә премьер-министр Андрей Назаров республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына чокыр ремонтларын 30 июньгә тәмамларга күрсәтмә бирде.
Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә 18,15 мең чакрым юлны карап чыкканнар. Белгечләр анда 89 мең кимчелек тапкан, 71 меңен төзәткәннәр.
Чокыр-чакырларны ямау эше ел буена бара, ди ул. Шулай ук, республикада горизонталь юл разматкалары ясау эшләре дә дәвам итә. Термопластик белән эшләнүче разметкаларның гомум озынлыгы – 1,1 мең, , буяулар белән 14,6 мең чакрым тәшкил итәчәк. Әлеге вакытта буяу белән 14 машина 2,14 мең чакрым юлга разметка ясаган, бу 34 процентны тәшкил итә. Министр әфәнде эшләрне 30 июньгә кадәр тәмамлаячаклары турында әйтте.
Ничек кенә булмасын, юллар тәртиптә булырга тиеш. Яхшы юллар – хәвефсезлек билгесе.