

Кичә кич Дагыстанда коточкыч юл авариясе теркәлгән. Юл һәлакәте Кизляр районының Кохановка авылы янында булган. Вакыйга сәбәпләрен соңрак тикшерүчеләр ачыклаячак. Әлегә билгеле булганча, “Тойота” маркалы җиңел машина югары тизлектә каршы юл полосасына чыккан һәм “КамАЗ белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән зур йөк машинасын “Мәскәү-Хасавюрт” рейсы буенча хәрәкәт итүче автобуска атып бәргән. Автобуста 25 пассажир булган. Юлдагы башка автомобильләр дә төрле дәрәҗәдә бәрелгән.
Барлыгы 8 кеше һәлак булган, алар арасында автобус һәм зур йөк машинасы водителе. Үлгәннәр исемлегендә ике бала да бар. “Тойота” водителе исән, аны дәваханәгә озатканнар.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, җиңел машина водителе транспорт чарасын быел февральдә сатып алган. Моңарчы ул тизлек арттырганга, тоташ полосаны кисеп үткәнгә, машинасын тиешсез урында парковкалаган өчен штрафка тарттырылган булган. Машинаны теркәү гамәлләренә тыю салынганы билгеле.
Ашыгыч ярдәм бригадалары авариядә зыян күргән биш кешене Кизляр үзәк шәһәр дәваханәсенә озатканнар, дип хәбәр итәләр Дагыстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Хастаханәгә китерелгән биш хатын-кызның берсе җитди җәрәхәтләнгән, калганнарның хәле уртача авырлыкта.
Чыганак: rg.ru