Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2023, 06:39

Суд приставы гәүдәсен тапканнар

Бу хәл Ярмәкәй районында теркәлгән. 

Ярмәкәй районында урындагы суд бинасы янында мәрхүм суд приставы гәүдәсен тапканнар. “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, ирнең мәете янында пистолет та табылган. Приставның үлеменә ни сәбәпче булган – билгесез. Вакыйга буенча тикшерүчеләр тикшерү оештырган.

БР буенча Тикшерү комитеты идарәсендә дә, БР буенча Суд приставлары федераль хезмәтендә дә бу вакыйгага карата әлегә аңлатма бирмәгәннәр.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас