

25 яшьлек модель Влада Антропова Мәскәү янында урнашкан шәхси клиникасында борынына операция ясатканнан соң комага киткән.
Яшь хатын йөзен камилләштерү максатында Рублевка шоссесы буенда урнашкан Жуковка поселогындагы клиникага мөрәҗәгать иткән. Операция узгач, төнлә хатынның хәле киткән. Аны дәүләт дәваханәсенә күчергәннәр. Анда модельне ясалма сулыш аппаратына тоташтырганнар. Ул әле һушына килмәгән, ди.
Влада Мәскәүгә Брянскидан килгән һәм биредә лингвистика университетына укырга кергән. Соңрак Русиядә тыелган социаль челтәрдә модель булып киткән.
Ринопластикадан соң комага киткән яшь хатынның туганнары бу хәлдә хирургны гаепли. Алар сүзләренчә, Владаны табиблар 16 июнь кичендә ашык-пошык кабул иткән, шул ук көнне операция дә ясаганнар. Комага ул операция өстәлендә үк киткән. Mash Телеграм-каналы язуынча, медикларның берсе дә нишләргә белмәгән.
Чыганак: lenta.ru