

Ефәк күбәләгенең активлыгы аркасында урман-посадкалардагы агачларның яп-ялангач калуы республика халкын шөбһәгә сала. Төрле мессенджерлардагы төркемнәрдә моңа кагылышлы видеоязмалар таралды. Агачлар иртә язын кебек – шәрә ботакларда ялгыш кына бер яфрак күренсә. ЦУРга узган җиде көн эчендә моңа кагылышлы сораулар һәм шикаятьләр саны 51гә җиткән, дип хәбәр итте республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская.
“Халыкны юл буйларында ялангач калган агачлар борчый. Бу тема республика халкын хафага сала. Алар урманнар белән нәрсә булып бетәр икән дип кайгыра”, – ди Прочаковская.
Белгечләр фаразлавынча, ефәк күбәләгенең активлыгы якын арада кимергә тиеш. Бу корткычтан зыян күргән агачлар корымаячак, алар яңадан яфрак ярачак, дигән иде урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Чыганак: bashinform.ru