Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2023, 14:15

Бердәм сүндергәннәр

Белорет районының Айгир авылында мунчада ут чыккан.

ufa_rbufa_rb
Фото:ufa_rb

Бәхеткә каршы, янәшәдә Гадәттән тыш хәлләр өлкәсе хезмәткәре ял иткән. Ул бу очракта читтә калмаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 26нчы янгын - коткару часте бүлекчәсе командиры Михаил тиз үсеш алган янгынны сүндерүне оештырган.

"Төтен баганасының күтәрелүен күрдем, кемнеңдер бәласе булганын һәм минем һөнәремнең кул кушырып утырырга рөхсәт итмәвен аңладым. Нәрсә булганын карарга йөгердем. Бер катлы йорт ачык ялкын белән яна иде һәм күрше йортка таралу куркынычы янады. Җирле халык һәм барлык ял итүчеләр бердәмләшеп кече Инзер елгасына кадәр чылбыр белән тезелеп, чиләкләр белән су ташып тордылар. Күрше йортны да суытырга кирәк иде. Бу вакытта «Айгир» приютының Вячеслав исемле хезмәткәре, ул да Белорет шәһәренең элеккеге янгын күзәтчелеге хезмәткәре, приюттан мотопомпа һәм стволлы җиңнәр алып килде. Мотопомпаны елгадан ачтык. Бу хәлне искә төшереп, кешеләребез өчен горурланам", - дигән Михаил.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас