Хәвеф-хәтәр
17 июнь 2023, 04:09

Кулына бензин канистрасы тоткан ир тәмәке тартырга уйлаган

Эх, шулай ярыймы соң инде?!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кулына бензин канистрасы  тоткан ир тәмәке тартырга уйлап, бик нык пешкән. 1961 елгы ирне авыр хәлдә Стәрлетамакның беренче санлы дәваханәсе реанимациясенә озатканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл кичә кич Стәрлебаш районында теркәлгән. Ирнең бензин канистрасы тотып юл буеннан китеп баруы билгеле. Тәмәке тартыга уйлагач, кинәт ут капкан.  

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килгән.

Табиблар мәгълүматы буенча, ир нык авыр хәлдә, аның башы, гәүдәсе, кул-аяклары 2-3А дәрәҗәсендә пешкән, аңарга пешү нәтиҗәсендә шок диагнозы куйганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас