

Башкортстанда быел спиртлы эчемлекләр кулланудан агуланып 78 кеше җан тәслим кылган.
Токсикология мониторингы белдерүенчә, гыйнвар–май айларында бездә 1401 химик этиологияле агулану очрагы теркәлгән.
Шуның 314 яки (22,4%) үлем белән тәмамланган. Бу хакта «Башинформ»га Роспотребнадзорның төбәк бүлекчәсенең матбугат хезмәте белдергән.
Шул сәбәпле агулану очраклары Стәрлетамак (148), Уфа (143), Белорет (66), Октябрьский (22), Нефтекама (20), Туймазы (9), Ишембай (7), Дүртөйле (5), Күмертау, Сибай ( 4-әр), Бөре, Мәләвез, Салават (2-шәр), Агыйдел, Бәләбәй, Благовещен, Межгорье, Учалы (1-әр) шәһәрләрендә, Стәрлетамак (24), Белорет (18), Уфа (13), Тәтешле (11), Туймазы (8), Әбҗәлил, Дүртөйле, Иглин (4-әр), Авыргазы, Борай, Гафури, Зианчура, Ишембай, Кырмыскалы (3-әр), Баймак, Бишбүләк, Бөре, Благовещен, Калтасы, Салават ( 2-әр), Әлшәй, Благовар, Бүздәк, Бөрҗән, Дуван, Ярмәкәй, Караидел, Кыйгы, Краснокама, Кушнаренко, Мәләвез, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш, Учалы, Чишмә, Шаран, Янавыл районнарында 1-әр кеше үлгән.
Алар этил спирты белән агуланганнар (46,1%). Быел, шулай итеп, 78 кеше үлгән, ә былтыр бу вакытка 66 кеше агуланып үлгән булган. Бер кеше үлеме дә зур сан.
Шушы ук вакыт аралыгында 161 очракта әфьюн белән агулану очрагы теркәлгән, 82 кеше үлгән!
Агулану очраклары Уфа (113), Стәрлетамак (12), Октябрьский (3), Белорет, Туймазы 2-әр), Баймак, Бөре, Нефтекама, Салават, Сибай (1-әр) шәһәрләрендә, Уфа (8), Иглин (3), Благовещен, Туймазы, Чишмә (2-әр), Белорет, Дуван, Зилаир, Кырмыскалы, Мәләвез, Учалы, Федоровка (1-әр) районнарында теркәлгән.
...Күптән түгел бер авылда 40 яшьтән өстәрәк ир үлде. Аны агуланган дип тапмаганнардыр, күрәсең,чөнки күп еллар теләсә ни эчеп аның бер эчке әгъзасе дә исән калмаган булган.
Авылларда ялган, спиртлы эчемлекләр сату кебек начар эш бар. Ничек күңелсез булса да, бу саннар соңгысы түгел дигәнгә ишарә ул.
Әниләр балаларын төрле начар нәрсәләр белән агуланып үлү, кешелектән чыгып исереп, ямьсез кыяфәткә кереп, адәмлектән язып йөрү өчен талак газаплары кичереп тудырмый бит.
“Әниләрегез хакына бу начарлыктан качыгыз!”, дип дәшәсе килә кешеләргә.