Хәвеф-хәтәр
16 июнь 2023, 07:37

Карбызда булды микән сәбәп?

Бу җиләкне ашагач, хастаханәдә үлгән малай турында язган идек. 

bloknot.rubloknot.ru
Фото:bloknot.ru

7 яшьлек малайның карбыз ашаганнан соң дәваханәдә үлүе турындагы хәбәр кичә таралды Соңрак баланың картәнисенең шул карбызны чәчәкләр кибетендәге суыткычта саклавы (8 июньдә сатып алганнар, 10 июньдә ашаганнар)  билгеле булган. Белгечләр моның нинди дә булса зыян китерә алганмы-юкмы икәнлеген ачыклый.

SHOT Telegram-каналы язуынча, тикшерү  баланың кисәк агулануы башка сәбәпләр  белән бәйле   булырга мөмкин дип исәпли. Белгечләр әле берничә эчке органга зыян салырлык кискен эчәк инфекциясе ни сәбәпле килеп чыгуын өйрәнә.

Карбыз сатылган “Светофор” кибете директоры үзенең продукциясендә шикләнмәвен белдергән. Аның сүзләренчә, азык-төлекне контрольдә тоту барлык этапларда да оештырылган, соңгы көннәрдә күп кенә карбыз сатканнар, әмма беркем дә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итмәгән. Экспертизага алынган  өлгеләр нәтиҗәләрен тыныч көтәләр.

Мәрхүм малайның әти-әнисе исә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен көтә.

Соңгы мәгълүматларга килгәндә,  бала үлеменнән соң Роспотребнадзор  Анжеро-Судженскидагы “Светофор” кибетләреннән карбызның барлык партиясен дә алган.

Ведомство хезмәткәрләре берничә экспертиза үткәргән һәм үлемечле инфекция чыганагы карбызда булмаган дигән фикергә авыша.

Вакыйганы төгәлрәк суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре ачыклаячак. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас