Хәвеф-хәтәр
15 июнь 2023, 09:32

Абхазиядә койма яңгырлар аркасында Башкортстан туристлары бәлагә юлыккан

Табигатьнең холкын алдан фаразлап булмый шул...

daytimenews.rudaytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Абхазиядә 14 июньдә узган  көчле койма яңгырлар нәтиҗәсендә Гагра районында ял итүче  Башкортстанның 10 кешесе документларсыз калган. Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева  бу хәлләргә  бәйле аңлатма бирде.

Без Абхазия республикасы президенты хакимияте белән элемтәдә, табигый каза сәбәпле зыян күргән Башкортстан туристларына кагылышлы актуаль мәгълүматны үз вакытында алып торабыз. Әлеге вакытта аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә берни янамый, туристларны яңа урынга урнаштырганнар, аларны ашаталар, медицина ярдәме тәкъдим ителгән. Илчелек вәкиле каза күрүчеләр белән очрашкан, ул туристларга документлар рәсмиләштерә. Якын арада туристлар яңа документлар алачак  һәм мөмкинлек булгач та өйләренә кайтачак. Моннан тыш Абхазия президенты карары белән Гагра хакимияте каза күргән һәр гаиләгә 100әр мең сум компенсация түләгән”, – дип аңлатты Маргарита Болычева.

БРның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында туристларны кайтару мәсьәләсе аерым контрольдә тора, дип хәбәр иттеләр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас