Хәвеф-хәтәр
14 июнь 2023, 15:15

Әниләре дәваханәдә булганда күп балалы гаиләнең йорты янган

Нинди зур кайгы...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча  Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Кушнаренко районының Әхмәт авылында күп балалы гаиләнең йорты янган. Янгын 5*7 мәйдандагы  йортны юкка чыгарган. Йортта биш балалы гаилә яшәгән, балаларның берсе яңарак кына дөньяга килгән булган.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, янгын чыккан көнне ана кеше нәни баласы белән дәваханәдә булган. Гаилә башлыгы бер баласын ияртеп аларның хәлен белергә киткән. Йортта тагын өч бала калган. Алар ихатада уйнап йөргән. Балаларның берсе йомырка тәбәсе әзерләргә булган. Плитәне кабызган, табага май салган һәм шул арада малларны карап керергә булган. Әйләнеп керүенә йортны ут ялмап алган булган инде.

Бәхеткә, балаларга зыян килмәгән.

Янгын сүндерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм Әхмәт авыл биләмәсе ирекле янгын сүндерү командасы килгәннәр. Янгынны сүндергәннәр. Аның сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыклаячак.

Гаилә вакытлыча туганнарында яшәп торачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас