Хәвеф-хәтәр
11 июнь 2023, 13:37

Водитель торак йортка барып менгән

Әйтик, сез өйдә чәй эчеп утырасыз, ди. Ә йортыгызны кинәт машина җимерә...

cityopen.rucityopen.ru
Фото:cityopen.ru

Стәрлетамакта «Volkswagen» руле артындагы исерек водитель шәхси торак йортка бәрелгән. БР буенча ЮХХДИдә  хәбәр итүләренчә, авария кичә Тимер юл һәм Урман урамнары киселешендә теркәлгән. Машина йөртүче тәүдә идарә итүне югалткан һәм агачка бәрелгән, шуннан соң ул юлын дәвам иткән, ләкин  аңа  янә юл билгесе рәвешендә киртә очраган, ахырда ул юлын  торак йортка бәрелеп тәмамлаган. Фотосурәттән күрүегезчә, бина җитди зыян күргән: тәрәзәсе ватылган, стенаның бер өлеше җимерелгән, йортта ярыклар хасил булган. Водитель зыян күрмәгән, машинасы шактый яньчелгән. Водительнең руль артына  исерек хәлдә  утыруы билгеле. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас