

“Мистер Сидр” эчеп, комага киткән 11 сыйныф укучысы Курган өлкәсенең балалар дәваханәсендә үлгән.
Кызганычка каршы, үсмер кыз организмына зур күләмдә метанол эләккән.
Моңа кадәр без Шумиха шәһәрендә яшәүче 17 яшьлек кыз “Мистер Сидр” маркасының 2,5 л “Пина колада” эчемлеген эчеп, комага китүен язган идек. Гомумән алганда үткән атна башында “Мистер Сидр” продукциясе 30дан артык русияленең агуланып үлүенә сәбәпче булды.
Шулай ук Курган өлкәсендә сидр эчеп агуланган икенче кешенең хәле турында да билгеле булды. Ир-ат реанимациядә, аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, әмма гомеренә куркыныч янамый. “Мистер Сидр” эчемлекләре белән агулануның беренче очраклары 5 июньдә Ульяновск өлкәсендә теркәлгән иде. Шуннан соң агулану очраклары турында Түбән Новгород, Самара, Пенза, Курган өлкәләреннән һәм Удмуртия республикасында билгеле булды. 7 июньдә Роспотребнадзор 66,5 мең литр әлеге сыра эчемлеген әйләнештән алу турында игълан итте. Контрафактның иң зур күләмнәре Әстерхан һәм Курган өлкәләрендә, шулай ук Удмуртия республикасында ачыкланган.
Чыганак: lenta.ru/ SHOT Telegram-каналы.