Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2023, 05:24

Уфа шәһәрендәге зур янгынны сүндерделәр

Янгын сүндерүчеләр ике пена һөҗүме ясаган.

bashinform.ru Уфа шәһәрендәге зур янгынны сүндерделәрbashinform.ru Уфа шәһәрендәге зур янгынны сүндерделәр
Уфа шәһәрендәге зур янгынны сүндерделәрФото:bashinform.ru

 

Башкаланың Нижегородка бистәсендә урнашкан нефтебазада кичә  зур янгын чыкты. Төнге 00.05 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр утны сүндерүгә ирешкәннәр. Әлеге вакытта элемент һәм конструкцияләрне суыту эшләре бара. Һәлак булучылар юк, бер каза күрүчене хастаханәгә озатканнар.

Бу нефть базасы Уфа шәһәренең тимер юл вокзалына якын гына урнашкан. Янгын 21 сәгатьтә чыккан. Бер катлы бина белән тимер юлында торган цистерналар яна башлаган. Бу урында нефть базасы бар. Янгынның ни сәбәпле чыкканын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе ачыклаячак. “Хәлне прокуратура да үз контроленә алды”, - дип хәбәр итте Уфа шәһәренең сити-менеджеры Ратмир Мәвләвиев.

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас