Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2023, 14:26

Туймазыда нефть резервуары янган

Кем ут төрткән? 

Туймазыда нефть резервуары янганТуймазыда нефть резервуары янган
Туймазыда нефть резервуары янган

Бүген, 10 июньдә, 16: 25 сәгатьтә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Туймазы районындагы "Япрык" нефть җыю пунктында резервуар януы турында хәбәр килгән.

Бу урынга шул минутларда ук янгын сүндерүчеләр һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Озынча тимер нефть резервуарын сүндерүгә 28 кеше һәм 11 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның сәбәбе әле ачыкланмаган, фаразлар буенча янгын яшен сугу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Кешеләр зыян күрмәгән. 

Туймазыда нефть резервуары янган
Туймазыда нефть резервуары янган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас