Хәвеф-хәтәр
9 июнь 2023, 05:44

Водитель утырган машинаны яшен суккан

Котыла алды микән соң?

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

Австралиянең Перт  шәһәрендә водитель яшен сугудан соң яна башлаган машинадан чак чыгып өлгергән. Көчле койма яңгыр вакытында Поль Уильямс кибет янындагы парковкада руль артында утырган. Көтмәгәндә австралияленең машинасын яшен суккан һәм транспортка шунда ук ут капкан. Ир чыгып котыла алган.  Польнең машинасы аның күз алдында янып беткән, әлбәттә, ул эшкә яраксыз. Хәер, машина ул – тимер өеме, иң мөһиме – үзенә зыян килмәгән. 

Чыганак: lenta.ru

Водитель утырган машинаны яшен суккан
Водитель утырган машинаны яшен суккан
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас