Хәвеф-хәтәр
9 июнь 2023, 18:29

Уфада коточкыч янгын чыккан

Нәрсә яна? 

Әлеге дә баягы шул мессенджерларда Уфада коточкыч янгын чыккан дигән видеолар тарала башлады. Рәсми мәгълүмат чыганаклары бу хакта түбәндәгене хәбәр итә.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә,  Нижегородка бистәсенең Малая Силикатная урамында ягулык-майлау материаллары саклана торган склад яна. Янгын хакында хәбәр 21.05 сәгатьтә билгеле була. Янгынны арттырылган өченче ранг буенча сүндерәләр. Вакыйга урынына 17 берәмлек техника, янгын сүндерү поезды һәм катер юнәлтелгән. 60 кубометр ягулык-майлау материаллары яна. Һәлак булучылар юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Торак секторына бернинди хәвеф янамый, дип хәбәр итә БРның  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. “Янгын сүндерүчеләр һәм башка махсус хезмәтләр ялкынның башка цистерналарга таралмавы өстендә эшли”, – диде ул.

Кызганычка каршы, соңрак янгында бер кешенең каза күрүе ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек министрлыгында хәбәр итәләр. Бик нык пешкән пациентны дәваханәгә озатканнар.

Вокзал һәм Уфа тимер юл станциясе Нижегородкадагы ягулык-майлау материаллары складындагы янгын нәтиҗәсендә зыян күрмәгән. Инцидент пассажир һәм шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә йогынты ясамады, дип хәбәр итәләр Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәтендә. Ведомствода аңлатуларынча, сыеклыкларны саклау өчен цистерналар  янган. Цистерналар Уфа станциясенә тоташкан гомуми файдаланылмаган керү юлларында урнашкан. Бу юллар «Уфа-Хим» предприятиесенә карый һәм, хәрәкәт итүче состав кебек үк, аның милке булып тора. 

Чыганак: bashinform.ru

Уфада коточкыч янгын чыккан
Уфада коточкыч янгын чыккан
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас