

Ә аны маңгайга атландырып кую бөтенләй зәвыксызлык билгесе.
«Газете.Ru»га Санкт-Петербургның СМ-Клиникалары офтальмологы Владимир Агеев кара күзлекләрнең зыяны турында сөйләде.
«Илебездә җитештерелгән иң кыйммәтле, затлы линзаларны да ультрафиолеттан саклану өчен озак вакыт киеп йөрергә ярамый. Кире очракта, сезнең күзләрегез кояш нурларына каршы торучанлыгын батенләй югалтачак. Һәм сез күзлексез йөри алмаячаксыз», – ди доктор.
Нык кирәк кенә булмаса, мисал өчен, кояш нурлары төшмәгән бинада, караңгыда аларны киргә кирәкми, ди врач.
«Яктылык чикләнү сәбәпле, күзләр тиз арый, шуннан баш авырта башлый. Мигреньле кешеләр өчен аеруча зыянлы бу», – ди офтальмолог.
Доктор күзлекне нык җентекләп, UV-фильтрлысын сайлап алырга киңәш итә.
«Модель бик ошаса, саклау япмасы булмаса, яки ул бик бәләкәй булса, андый күзлекне сатып алырга була. Әмма аларны ике сәгатьтән артык киеп йөрергә ярамый. Сыйфатсыз линзалар ультрафиолетны тоткарлап кына калмый, аның күзнең челтәр катламына үтеп керүен көчәйтә. Нәтиҗәдә күрү сәләте белән бик зур проблемалар тууы бар».
Владимир Агеев артык чагу төсле линзалы күзлекләр киюдән сак булырга чакыра. Алар башны авырттыра, арыта, сабырсызга әверелдерә.
Фото: korenovsk-rc.ru