Хәвеф-хәтәр
9 июнь 2023, 07:06

Акчалар ялган булганмы, әллә чынмы?

Кыргызстаннан килүче ирләрнең чемоданнары акча белән шыплап тулган... 

dr-web.rudr-web.ru
Фото:dr-web.ru

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Русиягә  100 миллион ялган сум акча алып кергән дип шикләнелгән ике чит ил кешесен тикшереп тормыйча, җибәргән. Бу турыда 9 июнь, җомга көнне, BAZA  хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, 27 мартта Шереметьево аэропортына акча  тулы чемоданнары белән ике Кыргызстан кешесе кайтып төшкән. Аларның берсендә – 18 миллион сум, икенчесендә  77 миллион сум булган. Моннан алдагы көндә полиция хезмәткәрләренә зур сумманы ялган купюралар белән кертергә әзерләнүләре турында кисәтеп, аноним хат килгән булган. Әмма моңа  карамастан, хокук саклау органнары чит ил кешеләренең акчаларының ялганмы-чынмы икәнлеген ачыклап тормый һәм аларны җибәрә. Хәзер йөкләргә җинаятьчел һөҗүмнәргә каршы көрәш бүлеге начальнигына һәм оперативнигына, шулай ук Шереметьевода оператив эш буенча начальник урынбасарына карата ваемсызлык һәм вазифа вәкаләтләрен арттыру турындагы маддәләр буенча тикшерү үткәрелә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас