Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 июнь 2023, 21:53

Ял итәргә барып үләләр

Русия кешесе Кызыл диңгездә акула һөҗүменнән соң үлә.

Ял итәргә барып үләләр
Ял итәргә барып үләләр

Бүген Русия гражданины Хургада ярындагы Кызыл диңгездә акула һөҗүм иткәннән соң үлгән. Бу турыда Русия Федерациясенең Хургададагы генераль консулы Виктор Воропаев игълан итте.

"Акула һөҗүме нәтиҗәсендә безнең ватандашыбыз үлде, моны Мисыр компетентлы органнары раслады инде", диде генераль консул. Виктор Воропаев сүзләре буенча, "җирле вакыт белән якынча 15.00 сәгатьтә шәһәр пляжында су коенучыларга акула һөҗүме иткән, нәтиҗәдә 1999 елда туган Русия гражданины Попов В.  һәлак булган".

Шуңа бәйле рәвештә, Генераль консуллык җирле полиция һәм Милли иминлек хезмәте белән даими элемтәдә тора.

Чыганак:rg.ru

Фото:thevoicemag.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: