+21 °С
Болытлы


Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә сидр эчеп агуланган 18 яшьлек йөкле хатынны дәваханәдән чыгарырга әзерлиләр. SHOT Telegram-каналы язуынча, булачак ананы һәм аның сабыен табиблар коткарып калган, аларның гомерләренә берни янамый. Агуланган хатын йөклелекнең 35нче атнасында, ул “сусынын басар өчен” берничә йотым агулы сидр эчкән. Һәм үзен шунда ук начар хис иткән дә. Табиблар дәвалавы булачак анага булышкан. Иртәгә аны чыгарырга тиешләр. Өч-дүрт атнадан аңа бәби табасы.