

Фаҗига Күгәрчен районында Сәеткул авылында теркәлгән. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, дүрт дус елга буенда кәеф-сафа корган. Аларның берсе, биредә су керү тыелуына карамастан (су коеныр өчен яраксыз бу урында тиешле игълан урнаштырылган) елгада йөзәргә уйлый. Ул бата башлагач, аңа ярдәмгә “мәҗлес”тә катнашкан икенче ир ашыга, ахыр чиктә икесе дә батып үлә. Һәлак булучылар – 1960 һәм 1961 елгы ир-атлар. Ярда калганнар коткаручыларны чакыра, водолазлар баткан ирләрнең гәүдәләрен судан чыгара.
Чыганак: bashinform.ru