

“Сезнең исемгә мошенниклар кредит алырга җыена, без сезгә ярдәм итәбез” яки “акчаларыгызны арттырабыз” диюче беркемгә дә акча бирә күрмәгез дип кисәтә полиция хезмәткәрләре. Югыйсә, шундый капканга эләгүче уфалылар 2,4 миллион сумнан колак каккан.
Аларның берсе сөйләвенчә, мошенниклар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыралар. Алар кеше исеменә кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итәләр. Бу хәлдән коткару юлы барлыгын әйтәләр һәм, кредит алып, акчаларны фәлән исәпкә күчерергә кушалар. Шундый мошенникларга ышанучы бер уфалы – 550 мең сум, икенчесе 1,8 миллион сумнан күбрәк акча күчергән.
Ә 52 яшьлек ир “инвестицияләр” ярдәмендә җиңел акча эшләү тәкъдименә кызыккан. Ул да, берничә кредит алып, 1 миллион сумны ялган “инвестицияләр компаниясенә” күчергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез дип кисәтәләр. Танышларыгыз номерыннан шикле шалтырату, смс-хәбәр яки социаль челтәрләрдә язма алсагыз, аларга шәхси шалтыратып хәлне ачыклагыз. Шикле сылтамалар аша кермәгез. Телефоннарыгызга шикле кушымталар урнаштырмагыз, ди хокук саклаучылар.